Шикаять буенча тикшерү

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең  җаваплы кешеләре Роспотребнадзорның  Яшел Үзән бүлеге хезмәткәрләре белән бергә 9 гыйнварда  Яшел Үзән шәһәренең  “Перекресток”  шашлык пешерү урынын тикшерделәр.

 Тикшерү барышында  шәхси эшмәкәрнең сәүдә объектының торак йортларга кадәрге арасын саклауга кагылышлы кагыйдәләрне үтәвен, шашлык пешерү миченнән чыга торган ис  микъдарен тикшерделәр. Нәтиҗәдә торак йортларга кадәрге араның тиешле таләпләргә туры килмәве ачыкланды. Искә кагылышлы мәсьәлә буенча хокук бозулар юк. Эшмәкәргә шашлык пешерү эшчәнлеге буенча белешмә төзелде, мангал мичен электр яки газ миченә алыштырырга кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International