Татарстан Президенты теләктәшлегендә “Татарстан хатын-кызлары” төбәк иҗтимагый оешмасы, шулай ук Татарстан Республикасы профсоюзлары федерациясе, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил башлангычы белән ел саен республикада “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кызлар карашы” дигән бәйге үткәрелә.
“Халык контроле” Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрне карау мониторингын тормышка ашыру кысаларында, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы буенча “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрне карау буенча киңәшмә үткәрде
Түбән Камада Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасындагы тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Владимир Циома бергәләп гражданнарны кабул иттеләр.
Бушлай һәм уңайлы юридик ярдәм күрсәтү максатыннан, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Балык Бистәсе җирле үзидарәләре, “Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәге” коммерциячел булмаган партнерлыгы, “Татарстан Республикасында күп фатирлы йортлар идарәчеләре оешмалары берлеге” төбәк коммерциячел булмаган партнерлыгы” оешмасы, Татарстан Республикасы дәүләт торак инспекциясе белән берлектә, 15 ноябрьдә, Балык Бистәсендә яшәүчеләр өчен шушы райондагы идарәче компанияләр вәкилләрен чакырып, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча тематик “Хокукый ярдәм көне” үткәрделәр
2017 елның 15 ноябрендә гражданнарны хәрби хезмәткә чакырганда хокукларын саклау һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында халык өчен “кайнар элемтә” үтте.
Бүген законнарга мониторинг үткәрү һәм хокукый куллану практикасы буенча парламент комиссиясе утырышында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында республика законын тормышка ашыруны тикшерделәр.
Агымдагы елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең “Пенсия законнарының актуаль мәсьәләләре” темасына дәресе узды.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе белән берлектә бүген, 10 ноябрьдә, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең 5 нче төзәтү колониясендә иректән мәхрүм итү урыннарында тотылучы затлар өчен “Хокукый ярдәм көне” үткәрде
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының 2017 елның 10 айлык эшенә йомгак ясадылар. Халык арасында популяр сервис эше турында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов сөйләделәр
4 ноябрьдә - Халык бердәмлеге көне, 6 ноябрьдә - Татарстан Республикасында аерата истәлекле көн – Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә 25 ел тулу көне билгеләп үтелә. Кадерле татарстанлылар, сезне тирән тарихи тамырлы, хокукый гражданлык җәмгыятендә бердәм күп милләтле халык булып яшәргә омтылуны гәүдәләндергән шушы матур бәйрәмнәр белән котларга рөхсәт итегез!