Дәүләт Советы гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча законга үзгәрешләр кертә

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Бүген законнарга мониторинг  үткәрү һәм хокукый куллану практикасы буенча парламент комиссиясе утырышында  гражданнар мөрәҗәгатьләре турында республика законын  тормышка ашыруны  тикшерделәр.

 Моннан тыш, комиссия Татарстан Дәүләт Советы комитетларының  республика законнарына мониторинг үткәрүен тормышка ашыру буенча  методик күрсәтмәләр эшләде һәм  раслады.

  Бүгенге комиссия утырышы беренче тапкыр гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү өчен җаваплы   министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук  муниципаль районнар һәм шәһәр округлары вәкилләре катнашында киң форматта үтте.

  Дәүләт Советының  законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитеты рәисе Шакир Яһүдин, ул җитәкли торган комитетның гражданнар мөрәҗәгатьләре турында  законны үтәү буенча  тикшерү үткәрүен билгеләп үтте. “Закон эшли,  әмма кимчелекләр дә бар, кагыйдә буларак алар, бер төрле”, - дип ассызыклады парламент комитеты башлыгы. Ул шулай ук комитетка  гамәлдәге законны камилләштерү турында тәкъдимнәр керүен дә хәбәр итте. Гражданнар мөрәҗәгатьләре турында республика законына үзгәрешләр кертү турында эшләнгән законпроектын  депутатлар каравына 2018 елның икенче кварталына кертү  планлаштырыла. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов  әлеге законны үтәмәгән өчен  административ җәзаны  кабат карауны  тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International