Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының 2017 елның 10 айлык эшенә йомгак ясадылар. Халык арасында популяр сервис эше турында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов сөйләделәр.
“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы 2012 елның апреленнән бирле эшли. Бу гражданнарның социаль өлкә, элемтә, бизнес, экология, юллар, автомобильләр, төзекләндерү һәм инфраструктура, торак-коммуналь хезмәтләр, авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча актуаль һәм социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән, Татарстанда яшәүчеләр арасында “Ачык хөкүмәт”нең иң популяр сервисларының берсе.
Сервисны тормышка ашыру халыкка күп көч куймыйча гына – (беркайда да барасы юк, чиратларда торасы юк, кәгазьдә гаризалар язасы юк) – хакимияткә мәгълүматын оператив җиткерү мөмкинлеген бирде. Моның өчен сайттагы катлаулы булмаган форманы тутырып, хәбәреңне җибәрергә генә кирәк. “Халык контроле” системасы эшли башлаган беренче мәлләрдә гаризаларның 30 проценты уңай хәл ителсә, бүгенге көнгә андыйларның саны – 80 проценттан артык.
Бүгенге көндә системада 62 төр эшли. Аларның һәркайсына гаризаларны эшкәртү белән шөгыльләнүче җаваплы министрлык яки ведомство беркетелгән. 2017 елның 10 аенда системада 43,5 меңнән артык мөрәҗәгать урнаштырылган. 2016 елга караганда үсеш 14 процент тәшкил иткән.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 2017 ел башыннан “Халык контроле” системасында уңай хәл ителгән гаризаларның өлеше 75 процент булуын хәбәр итте.
«Башкарма комитетлар (ел башыннан) республика һәм муниципаль юлларны төзү һәм төзекләндерүгә кагылышлы 6903 гаризаны уңай хәл итте, бу 2016 ел белән чагыштырганда 25 процентка артыграк, — дип билгеләп үтте Сәрия Сабурская, — Шуның белән бергә, мөрәҗәгать итүчеләрнең саны 19 процентка артты. Бу табигый, кешеләр аларның шикаятьләре үтәлүен күрә һәм шунда ук системага яңа мөрәҗәгатьләр җибәрәләр». Баш модератор шулай ук кайбер шәһәрләрдә һәм районнарда мөрәҗәгатьләрне билгеләнгән вакытларда үтәү бозылуын да ассызыклады.
Элеккечә үк түбәндәге төрләр популяр булып кала: