Хөрмәтле татарстанлылар, бәйрәм белән котларга рөхсәт итегез!

2017 елның 4 ноябре, шимбә

4 ноябрьдә  - Халык бердәмлеге көне, 6 ноябрьдә -  Татарстан Республикасында аерата истәлекле көн – Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә 25 ел тулу көне билгеләп үтелә. Кадерле татарстанлылар, сезне тирән тарихи тамырлы,  хокукый гражданлык җәмгыятендә  бердәм күп милләтле халык булып яшәргә  омтылуны гәүдәләндергән  шушы  матур бәйрәмнәр белән котларга рөхсәт итегез!

 Татарстан Конституциясе шәхес хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итү, гражданлык теләктәшлеге принципларына корылган, тарихи, милли һәм рухи традицияләрне, мәдәниятне, телләрне  саклауга һәм үстерүгә, гражданлык тынычлыгы һәм милләтара татулыкны тәэмин итүгә булышлык итә.  

Конституция республикада сәяси система эшләү принципларын һәм механизмнарын  билгеләде, социаль-сәяси тотрыклылыкка хокукый гарантияләрне билгеләде.Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Институты Татарстан Республикасы  Конституциясе  нигезләмәләренә ярашлы рәвештә кертелгән.

 Бүген Татарстан  Конституциясе  дәүләт сәясәте  ориентиры булып хезмәт итә, аның төп максаты – халыкның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү, икътисадны алга таба үстерү, үзеңнең тарихи үткәнеңә  сакчыл мөнәсәбәтне саклау һәм ныклы төстә алга бару. Бу бурычларны хәл итүдә уңышка ирешү  республикада яшәүче һәр кешедән, безнең активлыктан, гражданлык позициясеннән һәм шәхси җаваплылыктан тора.

 Бу бәйрәм көнендә кадерле Татарстан халкы, сезнең барыгызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык һәм бәхет, иртәгесе көнгә ышаныч, күтәренке кәеф һәм уңышлар телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International