Түбән Камада Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасындагы тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Владимир Циома бергәләп гражданнарны кабул иттеләр.
Татарстан Республикасының Түбән Кама, Әлмәт һәм Зәй муниципаль районнарыннан 30 граждан шәхси һәм күмәк мөрәҗәгатьләр белән кабул итүгә язылдылар.
Гражданнарны Россия Эчке Эшләр министрлыгының Түбән Кама буенча идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан җинаять турында хәбәрләрне карау мәсьәләләре, суд приставлары, хокук саклау органнары гамәлләре, Түбән Кама шәһәр суды карары белән килешмәү мәсьәләләре кызыксындыра. Шулай ук мөлкәт кертемнәре, торак законнарын бозуга кагылышлы сораулар керде. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә хокукый консультацияләр бирелде һәм аларны борчыган мәсьәләләрне хәл итү өчен алга таба нишләргә кирәклеге аңлатылды