Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе белән берлектә бүген, 10 ноябрьдә, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең 5 нче төзәтү колониясендә иректән мәхрүм итү урыннарында тотылучы затлар өчен “Хокукый ярдәм көне” үткәрде.
Әлеге чара халыкка уңайлы һәм бушлай юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсенең төзәтү учреждениеләрендә тотылучы затларны хокукый агарту максатыннан оештырыла.
“Хокукый ярдәм көне” кысаларында Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасындагы тикшерү идарәсе, Татарстан Республикасы төзәтү учреждениеләрендә законнарны үтәүгә күзәтчелек буенча Казан прокуратурасы, “Татарстан Республикасы буенча баш медико-социаль экспертиза бюросы”, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы, Адвокат һәм Нотариаль палаталары, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең 16 нчы медицина-санитар часте, Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасындагы идарәсе вәкилләре консультацияләр үткәрде.