Гаиләләре караган өлкәннәргә, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә социаль хезмәтләр яңача ярдәм күрсәтәчәк
Азнакай муниципаль районында бөек мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышланган “Минем шәҗәрәм” бәйгесе үтте. Анда җәмәгать ярдәмчесе Лилия Гафиева катнашты
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге белән берлектә 21 февральдә Россия пенсия фондының Казан шәһәренең Вахитов районындагы идарәсендә “Хокукый ярдәм көне” үткәрде.
2017 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә гражданнардан 3985 мөрәҗәгать кергән. Иң күп мөрәҗәгатьләр – гражданнарның торакка хокукларын тормышка ашыруга кагыла (793), социаль тәэмин итү һәм социаль яклау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итүчеләр дә шактый күп (462), суд карары белән риза булмау турында - 300 һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләреннән зарланып 271 шикаять керде, медицина хезмәте күрсәтү (215) һәм мәгариф мәсьәләләре буенча (205) мөрәҗәгатьләр саны артты.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Казан дәүләт медицина университетының социаль эш факультеты “Кеше хокукы” курсы кысаларында хезмәттәшлекне дәвам итәләр.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына “ Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен V төр 7 нче Казан махсус (коррекцион) мәктәп-интернаты” учреждениесендә баласы укыган анадан мөрәҗәгать керде. Ул уку йортында кызына тьютор билгеләү мәсьәләсен хәл итүне сорый.
13 һәм 14 февраль көннәрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча Питрәч, Күн, Ленино-Кокушкино авыл җирлекләрендә чираттагы гражданнар җыеннарында катнашты
Чираттагы дәрес пенсия яшендәге гражданнарның шәхси финанслар белән идарә итү өлкәсендә, банк карталары белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүдә белемнәрен һәм күнекмәләрен арттыруга, аларны алдакчылардан саклауга багышланган иде. Тупланган акчаларын карак-угрылык гамәлләреннән саклау юллары турында доклад белән Россия Кулланучылар хокукларын яклауга күзәтчелек итүче оешмасының Татарстандагы идарәсе кулланучылар хокукларын яклау бүлеге баш белгече-эксперты Венера Фәйзуллина чыгыш ясады
8 февральдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Татарстан Республикасының Иҗтимагый күзәтү комиссиясе вәкиле белән хөкем ителгәннәр К. һәм Н. белән әңгәмә кору максатыннан Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсенең “16 нчы медико-санитар часте” филиалының хөкем ителгәннәр хастаханәсендә булды.
Татарстан омбудсманы Сәрия Сабурская Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советы утырышында катнашты. Федераль омбудсман рәислек иткән әлеге утырышка Россиянең әйдәп баручы хокук сакчылары һәм юристлар җыелган иде.