Россиядә озак вакытлы тәрбияләү программасы эшләячәк (“Российская газета”)

2018 елның 6 марты, сишәмбе

социаль хезмәтләр яңача ярдәм күрсәтәчәк.

 Россия Хезмәт министрлыгында  озак вакытка тәрбияләү буенча федераль программа эшлиләр. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин белдерүенчә, хәзер төбәкләрдә  бу программа чикләрендә җентекле эш планы  төзелә. Программаны бөтен илгә таратканчы сынау узачак  пилот төбәкләр билгеләнә. Бу төбәкләргә акчаны федераль бюджеттан бирәчәкләр, әмма акча төбәкләргә субсидияләр рәвешендә түгел, ә коммерциячел булмаган оешмага – картларга һәм инвалидларга булышучыларга субсидия рәвешендә биреләчәк. “Быел без коммерциячел булмаган оешмалар ярдәмендә  эшне оештырып, нинди технологияләрне камилләштерергә кирәклеген ачыклаячакбыз. Эш урыннары кирәк булса, аларны арттырачакбыз”,  - дип белдерде министр.

 Максим Топилин фикеренчә,  төбәкләр  социаль ярдәм өчен мөрәҗәгать принцибыннан  социаль хезмәтләр сыйфатын күтәрү өчен халык проблемаларын ачыклау принцибына  күчәргә тиеш.

   ("Российская газета" – Федераль чыгарылыш  №7511 (48))

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International