“Хокукый белемнәр мәктәбе”нең чираттагы дәресе үтте

2018 елның 9 феврале, җомга

Чираттагы дәрес  пенсия яшендәге гражданнарның  шәхси финанслар белән идарә итү  өлкәсендә, банк карталары белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүдә белемнәрен һәм күнекмәләрен арттыруга, аларны алдакчылардан  саклауга  багышланган иде. Тупланган акчаларын  карак-угрылык  гамәлләреннән  саклау юллары турында доклад белән  Россия Кулланучылар хокукларын яклауга күзәтчелек итүче  оешмасының Татарстандагы идарәсе  кулланучылар хокукларын  яклау бүлеге баш белгече-эксперты Венера Фәйзуллина  чыгыш ясады.

 Лекторлар сыйфатында  “Сбербанк”  җәмгыяте вәкилләре  Ольга Артемьева һәм Фәрхәт Хәмидуллин чыгыш ясады. Дәрес барышында “өченче буын” университеты тыңлаучылары  акча керүне контрольдә тоту, үз чыгымнарыңны исәпләү,  үзләре туплаган акчаны сакларга булышучы финанс куркынычсызлыгы кагыйдәләре, банк кертемнәре, инвестицияләрнең альтернатив формалары  турында мәгълүмат алдылар.

 Традицион рәвештә  лекцияләрне тыңлаучылар экспертларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алды. Очрашу ахырында катнашучылар оештыручыларга очрашу һәм тәкъдим ителгән мәгълүмат өчен  рәхмәтләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International