Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советы утырышы

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

 Татарстан омбудсманы Сәрия Сабурская  Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы  Эксперт советы утырышында катнашты. Федераль омбудсман рәислек иткән әлеге утырышка Россиянең әйдәп баручы хокук сакчылары һәм юристлар җыелган иде.

 Үзенең тәбрикләү сүзендә Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Татьяна Москалькова  Эксперт советы әгъзаларына хезмәттәшлек һәм Вәкаләтле вәкил эшчәнлегенең барлык юнәлешләрендә - кешеләргә адреслы ярдәм, закон чыгару һәм фәнни эшчәнлек, шулай ук кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау өлкәсендә аң-белем бирүгә булышлык иткән өчен рәхмәт белдерде.

 Вәкаләтле вәкил Аппараты җитәкчесе  Иван Соловьев  секцияләрнең төп эш юнәлешләре  турында сөйләп, Эксперт советының агымдагы елга эш концепциясен  тәкъдим итте.

  “2017 ел дәвамында  секцияләрнең 14 утырышы, Консультатив-хокук саклау төркеменең 3 утырышы булды” – дип билгеләп үтте Иван Соловьев.

 Ул шулай ук  ел дәвамында  Вәкаләтле вәкил  Аппараты  хезмәткәрләре  Эксперт советы әгъзалары белән берлектә  төрле юнәлешләр: гражданнарга адреслы ярдәм, законнарны камилләштерү, хокукый агарту өлкәсендә программалар эшләү, халыкара хезмәттәшлекне үстерү һәм башка юнәлешләр буенча  эш алып барылуын ассызыклады.

  Моннан тыш, чара барышында  Татьяна Москалькова   Вәкаләтле вәкилнең 2017 елгы эшчәнлеге турында  еллык докладның положениеләрен  беренче тапкыр яңгыратты.

 Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International