Мөрәҗәгать Вәкаләтле вәкил контролендә

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Кеше  хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына  “ Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен V төр  7 нче  Казан махсус (коррекцион) мәктәп-интернаты” учреждениесендә  баласы укыган анадан мөрәҗәгать керде. Ул уку йортында кызына тьютор билгеләү  мәсьәләсен хәл итүне сорый.

  Шул уңайдан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге  башкарма комитетының  мәгариф идарәсе, республика психологик-медико-педагогик  комиссиясе  вәкилләре белән берлектә  киңәшмә үткәрде. Киңәшмә барышында  әлеге очракта  балага  медицина тикшеренүе үткәргәндә  мондый тәкъдим булмавы ачыкланды.

  Киңәшмә йомгаклары буенча  республика  психологик-медико-педагогик комиссиясенә  уку процессында  балага тьютор кирәклеге яки кирәк булмавын хәл итү өчен укучыны  чираттан тыш тикшерергә  тәкъдим ителде.    Республика психологик-медико-педагогик комиссиясе укучы уку процессында тьютор ярдәменә мохтаҗ  дип тапкан очракта, Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министры Р.Борһановка,  Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты мәгариф идарәсе башлыгы И.Хидиятовка “ Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен V төр  7 нче  Казан махсус (коррекцион) мәктәп-интернаты” учреждениесенә  тьютор ставкасы  бүлеп бирү мөмкинлеге табарга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International