Вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре республиканың муниципаль районнарында актив эшне дәвам итәләр

2018 елның 3 марты, шимбә

Азнакай муниципаль районында бөек мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышланган  “Минем шәҗәрәм” бәйгесе үтте. Анда җәмәгать ярдәмчесе Лилия Гафиева катнашты.

 Питрәч муниципаль районының күпфункцияле үзәгендә җәмәгать ярдәмчесе Элгизә Фәйзуллина катнашында “Бердәм консультацияләр көне” үтте.

 Түбән Кама шәһәрендә  (җәмәгать ярдәмчесе – Тамара Трошина) Вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә дару белән тәэмин итүгә кагылышлы сораулар уңаеннан  булган кабул итү вакытында  289 нчы үзәк район даруханәсе мөдире  У.Шархемуллин дә катнашты. Федераль ташламага ия кешенең мөрәҗәгате уңай хәл ителеп, ул ташламалы дару белән тәэмин ителде.

 Яңа Чишмә муниципаль  районының Ак бүре авылында булган гражданнар җыенында  җәмәгать ярдәмчесе Кадрия Насыйрова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International