“Хокукый ярдәм көне” йомгаклары

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге белән берлектә  21 февральдә  Россия пенсия фондының  Казан шәһәренең Вахитов районындагы  идарәсендә “Хокукый ярдәм көне” үткәрде. 

  “Хокукый ярдәм көне”ндә  консультация  сорап 48 кеше мөрәҗәгать итте, аларны торак-коммуналь хуҗалыгы, пенсия белән тәэмин итү, җир һәм милек мөнәсәбәтләре, җинаять эшләрен тикшерү,  яшәүчеләрне аварияле торак фондыннан күчерү, салым, дәвалану, мирас мәсьәләләре  кызыксындырды.

  Гражданнарга  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре, “Татарстан Республикасында  торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә төбәк  иҗтимагый контроль үзәге”, Татарстан Республикасы  мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, “Татарстан Республикасы Адвокат палатасы” коммерциячел булмаган оешмасы,  Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы,  Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре  консультация  үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International