ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Ел ахыры Аппаратның эше тәмамлануын, шул исәптән ерак командировкаларның да бетүен аңлатмый. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре Рафис Газизов һәм Хафизов Айнур хәзер Свердловск өлкәсендә.


10
декабрь, 2022 ел
шимбә

Хөрмәтле татарстанлылар, сезне чын күңелдән Халыкара Кеше хокуклары көне белән котлыйм! Бу көнне - 1948 елның 10 декабрендә Кеше хокукларының гомуми декларациясе, шәхеснең һәм аның хокукларының өстенлеген һәм беренчеллеген ныгыткан документ кабул ителә. Бу мөһим вакыйга ярдәмендә, расасына, тән төсенә, җенесенә, теленә, диненә, сәяси яки башка ышануларга, милли яки социаль чыгышына, мөлкәти, катлау яки башка хәленә карамастан, һәр кешегә хас булган хокуклар игълан ителде.


9
декабрь, 2022 ел
җомга

"Телефон кайнар элемтәләрен" уздыру практикасы Татарстан халкы арасында инде күптәннән популярлык казана. Бүген ул инвалидларның һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хокукларын үтәүгә багышланган иде. Гражданнарның үзләрен борчыган сорауларны бирү һәм төрле аспектларга хокукый аңлатмалар алу мөмкинлеге барлыкка килде.

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз сигезенче утырышы 15 декабрьдә 10.00 сәгатьтә узачак. Мондый карар бүген парламент президиумы утырышында кабул ителде. Депутатлар 14 мәсьәләне карарга планлаштыралар, шул исәптән алты республика законы проекты, бер федераль закон проекты һәм Оренбург өлкәсе Закон чыгару Җыенының закон чыгару инициативасы.

Коррупциягә каршы көрәш көне. Бу бәйрәм безнең барыбызга да хәзерге заман җәмгыятенең коррупция кебек кискен проблемасы барлыгын искә төшерергә тиеш.


8
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасының «Төбәк белән идарә итү үзәге» проектын тормышка ашыру офисында Донецк халык республикасы делегациясе белән эшлекле очрашу узды, аның барышында Татарстан Республикасында "Диалог регионнары" АКОның аерым бүлекчәсе башлыгы Марсель Гыйльмеев белән цифрлы технологияләр өлкәсендә республиканың эш тәҗрибәсе турында уртаклаштылар.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә иҗтимагый куркыныч гамәлләр кылган затларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен үтәүне күздә тоткан һәр мөрәҗәгать урыннарда да, учреждениеләргә чыгып та игътибар белән карала.

Үсеп килүче буынга хокукый белем бирү – гаять мөһим мәсьәлә. Нәкъ менә шушы бурычны тормышка ашыру өчен Кеше хокуклары көненә багышланган ачык дәресләр сериясе дәвам итә.

Вәкаләтле вәкилнең һәм аның Аппаратының барлык эшчәнлегендә үзәк звено булып республика халкының мөрәҗәгатьләре һәм гаризалары белән эшләү тора. Хәзерге вакытта Вәкаләтле вәкил адресына гражданнардан 6000нән артык мөрәҗәгать керде.


7
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

10 декабрьдә бөтен дөнья кеше өчен мөһим бәйрәм - Кеше хокуклары көнен билгеләп үтә. Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы буенча Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы Россия Федерациясенең дәүләт һәм милли бәйрәмнәренә, Россия мәдәнияте тарихындагы истәлекле даталарга һәм вакыйгаларга багышланган белем бирү вакыйгалары календарена Бердәм дәрес кертте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International