«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрне карау сыйфатын күтәрү максатыннан Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре көн саен системага кергән хәбәрнамәләргә күзәтү ясый.
Узган атнада системада 4 724 мөрәҗәгать бастырылган, шуларның 1 243е буенча чаралар күрелгән. Гадәттәгечә, муниципаль берәмлекләрдә җаваплы башкаручылар тарафыннан “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы аша килгән мәсьәләләрне оператив хәл итү мисаллары турында сөйлибез:
“Чүпрәле электр челтәрләре” оешмасы Чуваш Чүпрәле авылында электр линияләренең саклау зонасында урнашкан агачларны кисеп бетергән; (№6202776);
Чаллы шәһәренең «Мәдәният һәм ял паркы» муниципаль унитар предприятиесе Халыклар дуслыгы проспектында агачлар утырту буенча эшләр башкарды (№ 6194917);
Биектау районы башкарма комитеты Березовка бистәсендәге юл кырыен чүп-чардан чистартты (№ 6196691);
Чаллы шәһәре Автозавод районы администрациясе тарафыннан 46/05 номерлы торак йорт янындагы култыксалар буялган ( № 6220910).
Татарстан Республикасы халкы узган атнада түбәндәге категорияләр буенча иң актив хәбәрләр тапшырды:
"Территорияне комплекслы төзекләндерү" - 810;
“Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау” – 403;
"Юл хәрәкәтен оештыру" - 113;
“Тышкы яктыртуны оештыру” – 99;
"Йортны карап тоту" - 79.
Сез «Халык контроле» мобиль кушымтасы ярдәмендә яки ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасына гариза биреп, республикада яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшыртуга һәм сыйфатын яхшыртуга үз өлешегезне кертә аласыз.