Константиновка торак массивында күлне коткару турындагы хәбәрне 150 татарстанлы хуплады

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

Константиновка торак массивындагы күлне кибүдән коткару үтенече белән «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кулланучы Мария А.мөрәҗәгать итте. Әлеге  хәбәрне  ( 56267660) 150 татарстанлы хуплады.

Җаваплы башкаручылар тарафыннан системада мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре буенча аңа «Мөрәҗәгать хәл ителгән» статусы бирелә, әмма әлеге проблеманы хәл итү буенча нәтиҗәле чаралар күрелми.

Гражданнарның уңайлы әйләнә-тирә мохиткә хокукларын яклау максатыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Казан районара табигатьне саклау прокуратурасына сулыкның кибүе факты буенча тикшерү үткәрү һәм прокурор реакциясе чаралары күрү кирәклеге турында мөрәҗәгать итте.

Без башлаган тикшерү нәтиҗәсендә прокуратура тарафыннан хокук бозулар ачыкланды һәм гаепле затлар адресына аларны бетерү турында күрсәтмә кертелде, алар хәзерге вакытта карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International