Татарстан Республикасы юридик клиникаларының II форумы узды

2024 елның 12 апреле, җомга

Дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, юридик клиникаларның укытучылары һәм белгечләре Татарстан Республикасы юридик клиникаларының II форумында катнашып,  юридик клиникаларның үзара эш практикалары белән уртаклашу һәм әлеге оешмаларның эшчәнлек барышында үзара эш итү механизмнарын булдыру турында сөйләделәр.

Пленар утырыш барышында фикер алышу форматында спикерлар һәм экспертлар дәүләтнеке булмаган системада катнашучыларның бердәм берләшмәсен булдыру, халыкка күрсәтелә торган хокукый ярдәмнең сыйфатын күтәрү, юридик клиникаларның статусын ныгыту һәм студентларны бу эшкә җәлеп итү мәсьәләләре буенча тәҗрибә һәм фикерләр белән уртаклаштылар.

Үз чиратында юридик клиникалар эшенең, хокук аңын күтәрүнең, югары хокукый культура тәрбияләүнең мөһимлеге ассызыкланды. Безнең гражданнарга юридик ярдәм һәм профессиональ юристлар кирәк. Агымдагы елның мартында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы законга үзгәрешләр кертелде, һәм без түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең дәүләт системасында катнаштык. Законнарга тиешле үзгәрешләр кертү Вәкаләтле вәкилләрнең  һәм аның Аппаратының  компетенция кысаларында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү практикасын ныгытты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International