Әлмәттә РФ Дәүләт Думасы депутаты Әмир Хәмитов белән бергә Татарстан омбудсмены гражданнарны кабул иттеләр

2024 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Әлмәттә РФ Дәүләт Думасы депутаты Әмир Хәмитов белән бергә Татарстан омбудсмены гражданнарны кабул иттеләр.

Ай саен Дәүләт Думасы депутатлары төбәкләрдә булалар һәм бер атна дәвамында гражданнарны кабул итәләр. Депутат Әмир Хәмитов белән безнең республика муниципалитетларында уртак кабул итүләр үткәрүнең уңай практикасы барлыкка килде, һәм бүген без Әлмәт шәһәрендә 5 гражданны кабул иттек.

Мөрәҗәгать итүчеләрнең сораулары "Халык контроле" Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасы эшенә кагылды, аерым алганда, юлларны ремонтлау һәм яктырту мәсьәләсе, компьютер спорты мәсьәләсе, авылда су басу куркынычы һ. б. буенча.

Әгәр дә сез минем адреска шәхси кабул итүдә мөрәҗәгать итәргә телисез икән, +7(843)236-41-80 телефон номеры буенча алдан язылу кирәк (Вәкаләтле кешенең кабул итү бүлмәсе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International