Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы утырышы

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының илле өченче утырышы 19 апрельдә 10.00 сәгатьтә узачак. Мондый карар бүген парламент Президиумы утырышында кабул ителде. Депутатлар 16 мәсьәләне, шул исәптән биш республика законы һәм алты федераль закон проектын карарга планлаштыра.

Киләсе утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә - Министрлар Кабинетының 2023 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап булачак. Документ парламентка Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кертелде һәм профильле юнәлешләр буенча барлык комитетлар утырышларында каралды. Дәүләт Советы утырышында әлеге мәсьәлә буенча доклад белән республика Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясаячак.



ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, илле өченче утырышта беренче укылышта муниципаль хезмәт, дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру, күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрүне оештыру, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау, физик культура һәм спорт турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында биш закон проекты каралачак.

Парламентта алтынчы чакырылышта закон чыгару эше һәм каралган контроль мәсьәләләр турында профильле комитетларның  хисапларын тәкъдим итү тәмамлана. Илле өченче утырышта бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты эше турында хисап тыңланачак. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән комитет рәисе Леонид Якунин чыгыш ясаячак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International