Татарстан Дәүләт Советында янгын куркынычсызлыгы һәм ирекле янгын күзәтчелеге турында республика законнарын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.
Бүген Дәүләт Советында законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды, анда депутатлар янгын куркынычсызлыгы һәм ирекле янгын күзәтчелеге турындагы республика законнарын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карадылар, шулай ук җәмәгать судьялары итеп сайлану өчен кандидатураларны хупладылар.
Парламент комитеты утырышында «Янгын куркынычсызлыгы турында» һәм «ТРда ирекле янгын күзәтчелеге турында» республика законнарын гамәлгә ашыруның барышы турында мәгълүмат белән ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры вазыйфаларын башкаручы Николай Суржко чыгыш ясады.
2023 елда янгын сүндерү бүлекчәләре 2,7 мең тапкыр төрле вакыйгаларга, шул исәптән 1314 тапкыр янгынга һәм 173 тапкыр юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәләрен бетерүгә чыккан. Янгын зонасыннан һәм юл-транспорт һәлакәтләрен бетерү барышында 22 кеше коткарылган.
Соңгы өч елда 2 янгын депосы бинасы, 1 җылылык камерасы файдалануга тапшырылган һәм 83 янгын депосы бинасында ремонт үткәрелгән.
Ирекле янгын күзәтчелеге турындагы республика законын гамәлгә ашыру барышы турында сөйләгәндә, Николай Суржко республикада 1577 җәмәгать янгын күзәтчелеге берләшмәсе, шул исәптән 652 ирекле янгын сүндерү командасы һәм 925 ирекле янгын сүндерү дружинасы булдырылуын билгеләп үтте. Аларның гомуми саны 7 814 кеше тәшкил итә. Ирекле янгын күзәтчелеге бүлекчәләрендә 693 берәмлек янгын сүндерү һәм янгын сүндерү максатларына җайлаштырылган техника, 948 мотопомпа бар. Тәүлек әйләнәсе 636 берәмлек техника һәм 714 ирекле янгын сүндерүче кизү тора.
ТР Дәүләт Советы регламентына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләне законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин тәкъдим итте, ул Дәүләт Советының тиешле карары проекты Дәүләт Советы регламентын «Татарстан Республикасы Конституция советы турында»ТР законына туры китерүгә юнәлдерелгән, дип билгеләп үтте.