Түбән Кама муниципаль районы Советының район башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин рәислегендә җиденче сессиясе үтте.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Түбән Кама районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Тамара Трошинаның 2020 елдагы эше тыңланды. Вәкаләтле вәкилнең Түбән Кама муниципаль районындагы кабул итү бүлмәсе 2010 елның ноябрендә ачылган иде. 2020 елда кабул итү бүлмәсенә 29 кеше мөрәҗәгать иткән. 10 ел эчендә 953 мөрәҗәгать килгән.