2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе Эльвира Рәшит кызы Мифтаховага Чаллыда яшәүчеләрдән 51 мөрәҗәгать килде. Ул бу хакта Чаллы мэриясендә үткән иртәнге утырышта хәбәр итте.
“Барлык мөрәҗәгатьләр буенча гамәлдәге законнарга ярашлы рәвештә ярдәм күрсәтелде”, дип белдерде ул. Алдан язылу буенча һәр сишәмбе көнне гражданнарны кабул итә. «Skype» һәм «Zoom» аша Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең башка ведомстволар җитәкчеләре һәм җәмәгатьчелек ярдәмчеләре катнашында даими онлайн кабул итүләре булып тора”, дип ассызыклады ул.