Атна дәвамында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына 3 345 мөрәҗәгать килде, шулардан 1 351 буенча чаралар күрелде.
Иң популяр төрләр булып: “Муниципаль юлларны карау һәм ремонтлау” (1 094), “Территорияләрне төзекләндерү” (787), “Тышкы рекламаны бозу” (286), “Коммуналь-торак хезмәтләре” (218), “Йорт-җирсез хайваннар” (128), “Юл хәрәкәтен оештыру” (124) кала.