1 февральдән “Халык контроле” системасын кулланып, атамаларны һәм алтакталарны татарча язганда төгәлсезлекләрне ачыклау максатыннан бәйге игълан ителде.
Бәйгедә катнашу өчен “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында “Атамаларда һәм алтакталарда хаталар” төре буенча мөрәҗәгатьне хата җибәрелгән алтакта яки мәгълүмат язуын фотоматериал белән бергә, төгәл урнашу адресын әйтеп җибәрергә кирәк.
Бу мәсьәлә буенча иң күп мөрәҗәгать Чаллы һәм Лениногорск шәһәрләреннән килде.