Бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе рәисе Азат Галимҗан улы Гайнетдинов Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Түбән Кама районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Тамара Владимировна Трошина белән бергә Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсенең Түбән Кама шәһәрендә урнашкан 4 нче төзәтү колониясендә булдылар.
Тоткыннарның хокукларын яклау һәм тоту шартларын тикшерү максатыннан тоткыннарны шәхси кабул итү булды.
Алар шулай ук ураза вакытында туклану, тоткыннарның колониядә үткәрелә торган дини чараларда катнаша алу мөмкинлеге турында да фикер алышты. Хөкем ителгәннәрдән шикаятьләр булмады.