Вәкил Аппараты хезмәткәре “социаль лифтлар” буенча комиссиянең чираттагы утырышында катнашты

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе

   Агымдагы елның 29 октябрендә  Россия Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтенең Татарстандагы  идарәсе  1 нче тикшерү изоляторында хуҗалык эшләрен башкару максатыннан  СИЗОда җәза вакытын үтәүгә калдырылган хөкем ителгәннәрнең  тәртибен бәяләү буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды.

   Комиссия составына махсус учреждение җитәкчесеннән тыш, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе, Татарстан Республикасы  Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе һәм дини конфессияләр вәкилләре керде.

   Комиссия әгъзалары  хөкем ителгәннәрнең 9 юлламасын  карады, шулардан 4се  шартлы рәвештә вакытыннан алда азат итү турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International