Бүген Министрлар Кабинетында “Халык контроле”дәүләт мәгълүмат системасы эшенә багышланган брифинг узды. Анда системаның Баш модераторы – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская катнашты.
Үз чыгышында Сәрия Сабурская журналистларны 27 октябрьгә “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән белдерүләр статистикасы белән таныштырды.