Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты хезмәткәре Казан шәһәренең Вахитов районы Прокуроры ярдәмчесе һәм Россия Федераль миграция хезмәтенең Татарстандагы идарәсе һәм Россия УФССПның Татарстандагы идарәсе вәкилләре белән берлектә агымдагы елның 28 октябрендә Федераль миграция хезмәтенең махсус учреждениесендә чит ил гражданнарын һәм мәҗбүри рәвештә Россия Федерациясе чикләреннән административ чыгарып җибәрелергә тиешле, гражданлыгы булмаган затларны тоту шартларын тикшерде.
Тикшерү вакытында УФМС махсус учреждениесендә 160 чит ил гражданы бар иде. Яшәү шартларыннан зарланучылар булмады.