Казанның Совет районында “Хокукый ярдәм көне”

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

15 октябрьдә  Казан шәһәренең Совет районы  хакимиятендә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм   “Россия пенсионерлары берлеге” нең Татарстандагы  бүлеге халык өчен “Хокукый ярдәм көне” үткәрделәр.

  Кабул итү барышында 48 мөрәҗәгать керде, алар пенсия белән тәэмин итү, социаль яклау, мирас, торакка хокук һәм башкаларга кагылышлы иде.

  Гражданнар  оештыручылар адресына бушлай юридик белем алу һәм җыелган сорауларга җаваплар алу мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт әйттеләр.

  Исегезгә төшерәбез, “Хокукый ярдәм көне”  айның һәр өченче чәршәмбесендә уза. Хокукый  ярдәм алырга теләүчеләр алдан, 279-25-99, 279-25-02  телефоннары аша языла ала.

  Киләсе “Хокукый ярдәм көне”  22 октябрьдә Яшел Үзән шәһәрендә  Ленин урамы, 41а (хакимият бинасы) адресы буенча узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International