«Мөселман хатын-кызы: хәзерге дөньяда кеше хокуклары» конференциясе

2014 елның 20 октябре, дүшәмбе

Казанда 2014 елның 16-17 октябрь көннәрендә   «Мөселман хатын-кызы: хәзерге дөньяда  кеше хокуклары» фәнни-практик халыкара  конференция  узды.

   Конференцияне үткәрү урыны очраклы гына сайланмаган. Татарстан толерантлык, милләтара һәм динара татулык белән аерылып тора. Россия Федерациясенең  уңышлы  үсүче субъекты буларак Татарстан  абруе өч нигездән  тора. Болар: социаль-икътисадый үсешнең  югары дәрәҗәсе, иҗтимагый-сәяси тотрыклылык һәм милләтара һәм динара татулык.

   Бу аңлашыла да: Татарстан  күп милләтле, төрле халыкларның  традицияләре үзара тыгыз  бәйләнгән төбәк.

   Фәнни-практик халыкара конференциядә БМОның Кеше хокуклары буенча Баш комиссары идарәсе, кайбер чит илләрнең Кеше хокуклары буенча вәкилләре, Россия Федерациясе тышкы эшләр министрлыгы, РФ Федераль җыенының  Дәүләт Думасы  депутатлары, Россия Федерациясе субъектларының Кеше хокуклары буенча вәкилләре, хатын-кызлар иҗтимагый оешмалары, дини конфессияләр, мәгариф һәм фән учреждениеләре вәкилләре катнашты.

   Конференциядә БМОның  кеше хокукларын саклаудагы  һәм хатын-кызның җәмгыятьтәге урынын ныгытуга юнәлтелгән  механизмнары ролен тикшерделәр; төрле илләрнең  милли законнарына  хатын-кызның җәмгыятьтәге  урынын яхшыртуга юнәлтелгән гендер принципларны, иң яхшы практикаларны кертү буенча анализ үткәрделәр; ирләр һәм хатын-кызлар тигезлеге идеясен үткәрүдә дәүләт хакимияте органнары һәм гражданлык  җәмгыяте  ролен тикшерделәр.

  Конференциягә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең  «Вәкил  хәбәрләре» дигән махсус  җыентыгы  басылды, анда актив тормыш рәвеше алып барган, дәүләт хакимияте органнарын, җәмәгать оешмаларын җитәкләгән, гаилә, ана һәм бала хокукларын саклауга, тулаем Татарстанда  хатын-кызлар хәрәкәтен  үстерүгә зур өлеш керткән  кызыклы хатын-кызлар турында мәкаләләр урнаштырылган.

  Конференция ахырында  катнашучылар чарага йомгак ясап, тиешле резолюция кабул иттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International