Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә кабул итте

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.

 Кабул итү барышында 18 кеше мөрәҗәгать итте, шулардан 8 е туганнарын гадел хөкем итмәүләре уңаеннан мөрәҗәгать итте.

 Өч кеше ятим балаларга торак алу мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Чират һәм торак алуда булышлык итү мәсьәләсе тикшерелде.

  Россия Федерациясе гражданлыгы алу мәсьәләсе дә актуаль. Бүген дә бер граждан  башка илдә яшәүче кызына гражданлык алу турында мөрәҗәгать итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International