Нигездә республикада яшәүчеләрне эшкә урнашу (12 мөрәҗәгать), эш хакы түләмәү (11 мөрәҗәгать), эш шартлары һәм эш режимы (5 мөрәҗәгать), хезмәт мөнәсәбәтләрен туктату (2 мөрәҗәгать) мәсьәләләре кызыксындырды. Шулай ук “кайнар элемтә”гә пенсия алды яшендәге 14 граждан мөрәҗәгать итте, аларның хокукларын яклау “түгәрәк өстәл” утырышында тикшереләчәк.