ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

  2019 елның 11 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре  Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында катнашты. Анда  республикада хроник бөер авырулары белән авыручы кешеләргә гемодиализ ярдәме күрсәтүнең торышы һәм аны үстерү юллары тикшерелде.  

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты  Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе белән берлектә  атна саен  “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында  Татарстан территориясендә алкоголь һәм спиртлы эчемлекләрне законсыз сату фактлары турында басылган мөрәҗәгатьләргә күзәтү үткәрә.

Тугыз ел инде Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты  Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты белән берлектә, хәрби хезмәткә баручылар һәм аларның ата-аналары өчен “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресләре уздыра. Мондый дәресләрнең төп максаты – хәрби хезмәткә чакырылучыда хокукларын һәм вазифаларын дөрес аңлауны формалаштыру һәм чакырылышта яшь егетләрнең хокукларын бозуны булдырмау.

  Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре  Хезмәтне саклау төбәкара ассоциациясе оештырган “Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч- 2019” республика бәйгесендә катнашты. Бәйгедә республиканың иң яхшы хезмәтне саклау белгечләре сайланып, бүләкләнде.


10
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

10-12 апрель көннәрендә Казанда “Хезмәт мигрантларын социаль яраклаштыру һәм интеграцияләүгә комплекслы якын килү моделе” темасына өйрәнү семинары үтә.  Чараны Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм милләтләр эше буенча федераль агентлык теләктәшлегендә  “Яңа гасыр” хәйрия оешмасы оештыра.  

Бүген, 10 апрельдә,  Татарстан Республикасында наркокулланучыларны тернәкләндерү һәм тормышка яраклаштыру белән шөгыльләнүче оешмалар эшенә күзәтчелек итү максатыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Эчке эшләр министрлыгы вәкиле белән берлектә  “Панацея клиник” оешмасы эшен тикшерде. 


9
апрель, 2019 ел
сишәмбе

   Татарстан Республикасы, тулаем Россия кебек үк,  соңгы елларда мигрантлар саны арту белән очрашты. Әлеге хәл шуның белән аңлатыла, Татарстан Республикасы,   Россия Федерациясе субъектлары арасында икътисадый яктан үскән һәм күпконфессияле төбәк буларак, якын чит ил мигрантларын җәлеп итә. Ел саен республикага  уртача 300 меңләп чит ил гражданы килә, шуларның 28 проценты эшләү максатыннан.

2019 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Бөгелмә муниципаль районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Наталья Казанова хәрби комиссариатта узган чакырылыш комиссиясе утырышында катнашты.


5
апрель, 2019 ел
җомга

Юридик белемнәрне таратуга булышлык итү максатыннан һәр ай Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге белән берлектә “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресләрен үткәрә.

  4 апрельдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил кушуы буенча, Аппарат хезмәткәрләре  Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Норлат, Чирмешән һәм Чистай муниципаль районнары  башкарма комитетлары җитәкчеләрен һәм җаваплы башкаручыларын чакырып, Чистай муниципаль районында  күчмә эш киңәшмәләрен үткәрүне дәвам итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International