ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2022 ел
җомга

 Исегезгә төшерәбез, республика территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен һәм мәдәниятләрен саклау максатыннан, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе тәкъдиме буенча  “Халык контроле” дәүләт системасында  2022 елның 1 мартыннан 1 сентябренә кадәр Татарстан Республикасында яшәүчеләрне  мәгълүмат такталарында, топографик билгеләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортларның алтакталарында татар телендәге хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча бәйге  игълан ителде.


1
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Чит ил гражданнарының һәм гражданлыгы булмаган затларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча омбудсменның җәмәгатьчелек ярдәмчесе үзенең атналык консультатив кабул итүен дәвам итә.

Кадерле укучылар! Хөрмәтле укытучылар һәм ата-аналар!


31
август, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе утырышында катнашты.


29
август, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 22 августыннан 28 августына кадәр Татарстан Республикасы халкы «Халык контроле» системасында 5 167 мөрәҗәгать бастырды, шуларның 1354е хәл ителгән инде.


26
август, 2022 ел
җомга

Атна саен республика муниципаль берәмлекләрендә күчмә киңәшмәләр үткәрелә.


24
август, 2022 ел
чәршәмбе

Коррупциягә каршы тору – Татарстан Республикасы дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Татарстан Республикасы Президенты каршында коррупциягә каршы тору советы төзелде, «2015-2025 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кабул ителде, башка бик күп чаралар үткәрелә.

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил иҗтимагый оешмалар белән нәтиҗәле эшләүгә зур игътибар бирә. Бу халыкны хокукый агартуга, республика халкына түләүсез хокукый ярдәм күрсәтүгә, кеше һәм гражданның хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү буенча вәзгыятьне даими мониторинглауга да кагыла.


23
август, 2022 ел
сишәмбе

Вәкаләтле вәкил Аппаратының бүлек җитәкчесе Елена Степанова бүген Дәүләт Советында узган V Республика социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар форумының пленар утырышында катнашты.

Урын җитмәү, кадрлар белән бәйле проблемалар, мөмкинлекләре чикле балалар өчен уку процессын тиешенчә оештырмау, сыйфатсыз туклану, 10 сыйныфка алудан баш тарту, мәгариф оешмаларындагы низаглы хәлләр – бу Вәкаләтле вәкил Аппаратына көн саен керә торган шикаятьләрнең тулы исемлеге түгел.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International