Бүген 4 нче төзәтү колониясендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе Гөлия Балафендиева хөкем ителүчеләрне кабул итте. Нигездә, сораулар җәзаның үтәлмәгән өлешенә йомшак җәза бирү, Россия Федерациясе гражданлыгын алу, депортацияләү һәм чит ил гражданнарын вакытлыча тоту үзәгенә урнаштыру белән бәйле иде.