2023-2025 елларга Татарстанның социаль-икътисадый үсешен фаразлауның төп параметрлары турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре, ТР Министрлар Кабинеты утырышында 2023-2025 елларга Татарстанның социаль-икътисадый үсешен фаразлауның төп параметрлары, 2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар планлы чорына ТР берләштерелгән бюджеты фаразы һәм 2023 елга, 2024 һәм 2025 елларга ТР мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджеты проектын тикшерүдә  катнашты. Чара ТР хөкүмәт йортында узды. Утырышта әйтелгәнчә, бюджетның керем өлешен формалаштыру Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының «база» варианты һәм Татарстан Республикасының 2023-2025 елларга социаль-икътисадый үсешенең Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнгән төп күрсәткечләре нигезендә башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International