Төзекләндерелгән тротуарлар юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү системасының мөһим өлеше булып тора. Элегрәк Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына Яр Чаллы шәһәрендә яшәүчедән Хәсән Туфан проспекты буенча тротуарны киңәйтү кирәклеге турында мөрәҗәгать кергән иде. Граждан әлеге проблеманы хәл итү максатында «Халык контроле» системасына мөрәҗәгать итте, әмма тротуарны киңәйтү инженерлык коммуникацияләре узу сәбәпле мөмкин түгел (2748507 номерлы мөрәҗәгать), дигән кире кагу җавабы алды. Граждан әлеге җавап белән ризалашмады һәм үз мөрәҗәгатенә уңай җавап алу максатыннан безнең адреска хат язды. Мөрәҗәгать итүче дәлилләрен өйрәнеп, Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре Чаллы мэры адресына әлеге мәсьәләне кабат өйрәнү һәм аны хәл итү мөмкинлеген карау үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр.
Яр Чаллы башкарма комитеты Вәкаләтле вәкил тәкъдимен хуплады, мәсьәләне кабаттан өйрәнеп, агымдагы елның август аенда әлеге тротуарны киңәйтү эшләрен башкарды. Моның өчен Вәкаләтле вәкил Аппараты рәхмәт белдерә.
Вәкаләтле вәкил катнашканнан соң Әлмәт шәһәрендә Ленин урамындагы тротуар да төзекләндерелде.