"Халык контроле" системасы: туган телне бергә саклыйк

2022 елның 2 сентябре, җомга

Исегезгә төшерәбез, республика территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен һәм мәдәниятләрен саклау максатыннан, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе тәкъдиме буенча  “Халык контроле” дәүләт системасында  2022 елның 1 мартыннан 1 сентябренә кадәр Татарстан Республикасында яшәүчеләрне  мәгълүмат такталарында, топографик билгеләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортларның алтакталарында татар телендәге хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча бәйге  игълан ителде.

 Быел сезнең активлыгыгыз ике тапкыр артты! 2022 елның 1 мартыннан 1 сентябренә кадәр системага 6 723 мөрәҗәгать килгән, узган ел шул ук чорда – 3 192 мөрәҗәгать  бастырылган. Иң күп хәбәрләр: Казан шәһәре - 2 551, Яр Чаллы шәһәре – 941, Чистай районы – 785,  Яшел Үзән районы – 744, Алабуга районы – 457, Арча районы – 242, Нурлат районы – 139, Лениногорск районы – 137, Әлмәт районы – 113, Биектау районы – 83, Буа районы – 78.

2022 елның IV кварталына «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасы базасында Татарстан Республикасында яшәүчеләрне  мәгълүмат такталарында, топографик билгеләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортлар алтакталарында  хаталарны ачыклауга җәлеп итү бәйгесендә  җиңүчеләрне бүләкләү һәм йомгаклау тантанасы планлаштырылган.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International