Техник тернәкләндерү чаралары: пеленкалар, подгузниклар, кресло-коляскалар, протезлар белән тәэмин итү - дәүләт гарантияләгән инвалидлар хокукы. Тик, кызганычка каршы, кайчагында без бу хокукны үтәмәүгә шаһит булабыз – бу - нәкъ менә техник тернәкләндерү чараларын вакытында бирмәү. Ә бит инвалидларның тормыш сыйфаты, бәйсез һәм тулы канлы тормыш алып бару мөмкинлеге әлеге чараларга бәйле.
Минем адреска 2022 елның июнендә Лениногорск шәһәрендә яшәүче, ишетү буенча инвалид, аны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать итүче күрсәткәнчә, ярты елдан артык ул ишетү аппаратына махсус эшләнгән колакчаларын ала алмаган. Компетентлы органга берничә тапкыр мөрәҗәгать итү нәтиҗә бирмәгән. Шуңа бәйле рәвештә агымдагы елның июнь аенда ул миңа аның мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгатьне карау барышында без мөрәҗәгать итүченең 2022 елның гыйнварында әлеге техник тернәкләндерү чарасы - колак аппаратына махсус эшләнгән колакчалар алучылар исемлегенә кертелүен ачыкладык. Әмма мөрәҗәгать иткән вакытта мөрәҗәгать итүче үзенә кирәкле тернәкләндерү чарасы белән тәэмин ителмәгән иде.
Без катнашканнан соң һәм тиешле запросны компетентлы органга җибәргәннән соң, мөрәҗәгать итүченең яшәү урыны буенча колакча үрнәге алынды, һәм агымдагы елның августында ул әлеге колакчаны алды.