Уңай хәл ителде: йорт яны территорияләрен төзекләндерү

2022 елның 10 сентябре, шимбә

Соңгы елларда Татарстан Республикасында иҗтимагый тирәлекләрне  һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Республикада «Безнең ишегалды» программасы тормышка ашырыла, аның ярдәмендә 2022 елда 1 200 ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла. ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  һәм «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасы  баш модераторы балалар уен мәйданчыкларын карап тоту һәм тиешле таләпкә китерү мәсьәләләрен һәрвакыт аерым контрольгә куя, чөнки һәр граждан, шул исәптән бала да, сәламәтлекне саклауга һәм тормыш куркынычсызлыгына хокуклы.

2022 елда «балалар мәйданчыгын төзекләндерү яки яңарту» төре буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә һәм шәһәр округларында гражданнарның 953 мөрәҗәгате буенча сораулар хәл ителде. "Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында хәбәрнамәләр чишелешенең берничә уңай мисалы:

1. Казан шәһәре башкарма комитетының Вахитов һәм Идел Буе районнары хакимияте  программа кысаларында Хөсәен Мәүлетев урамындагы йорт яны территориясен төзекләндерү буенча эшләр башкарды (№ 3678753);

 2. Казан шәһәре башкарма комитетының Совет районы хакимияте программа кысаларында Минская урамында (№ 3767328) юл катламын торгызу буенча эшләр башкарды;

 3. Түбән Кама шәһәренең Төзүчеләр проспекты буенча йорт ишегалдындагы уен мәйданчыгында кече архитектура формалары һәм урам тренажерлары урнаштыру буенча эшләр башкарылды (№ 5077298);

 4. Бөгелмә районы башкарма комитеты программа кысаларында Ленин урамы буенча (№ 3551878) кече архитектура формаларын алыштырды. «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру максатында эшне дәвам итү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International