Гражданнарга түләүсез квалификацияле юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук килеп туган проблемаларны хәл итү, һичшиксез, дәүләтнең бурычы - моның өчен вәкаләтле затлар без.
Азнакай районында «Халык контроле» системасына Азнакай, Әлмәт, Сарман һәм Лениногорск муниципаль районнары гражданнарыннан килгән мөрәҗәгатьләрне карау буенча эшлекле киңәшмә уздырылды.
Азнакай шәһәренең 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе пенсионерлар белән «Ворошиловский стрелок" чарасында катнашты. Инде берничә ел рәттән тәҗрибәле укчыларны үз диварларында 9 нчы шәһәр мәктәбе җыя. Буыннарны берләштерүче чара һәрвакыт зуррак әһәмияткә ия була.
«Безнең Республика - безнең эш» телевизион ток – шоуының яңа чыгарылышында катнаштым!
Бүген Вәкаләтле вәкил Дәүләт Советы утырышында 2023 елдагы эшчәнлек турында доклад белән чыгыш ясады. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең доклады, закон таләпләре буенча, парламентарийлар тарафыннан ел саен тыңлана.
Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусы диварларында «Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүнең гамәли аспектлары» темасына семинар узды.
Мәҗбүри күченүчеләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре Вәкаләтле вәкил контролендә кала.
Бүген Вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында катнашты.
Вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе Гөлия Балафендиева “Сәламәт булу модалы!” дигән темага Казан шәһәренең 35 нче лицеенда дәрес үткәрде. Дәреснең максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, зарарлы гадәтләргә дөрес мөнәсәбәт тәрбияләү, мәктәп укучыларының наркомания турында белемнәрен ачыклау, аңа мөнәсәбәт, наркотикларның кеше организмына зарарлы йогынтысы турында белемнәрне киңәйтү һәм ныгыту.
Әгәр сатып алынган товар сыйфатсыз булып чыкса, шул исәптән дистанцион ысул белән сатып алынса, техник яктан катлаулы товарларда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, сыйфатсыз товарны ничек алыштырырга, кайсы товарларны кире кайтарырга яки алмаштырырга ярамый икән, дәгъваны ничек дөрес төзергә – бу һәм башка күп кенә сорауларга җавапларны бүген "өченче буын" университет студентлары алды.