Гаилә елында һәм алдагы елларда безне күп үзгәрешләр көтә. Россия Президенты Владимир Путин бүген Федераль Җыенга еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Башта ул Украинада махсус хәрби операция, Көнбатыш белән мөнәсәбәтләр, стратегик тотрыклылык темаларына кагылды, ә соңрак матбугат сәркатибе Дмитрий Песков аны сайлау алды программасы дип санарга тәкъдим иткән өлешкә күчте: Путин берничә яңа милли проект игълан итте, икътисадта һәм социаль өлкәдә үзгәрешләр, шулай ук БДИ системасында бер үзгәреш игълан итте.
Юлламада президент махсус хәрби операция мәсьәләләренә зур игътибар бирә, сугыш кырларындагы батырлыклары өчен хәрбиләргә, аларның туганнарына һәм якыннарына рәхмәт сүзләрен әйтте. Геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Быелгы юлламаның үзенчәлеге шунда ки, ул Россия Президентының халык белән очрашуларыннан чыгып формалаштырылган.
Ярлылыкны җиңүгә, гаилә традицияләрен саклауга, яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән яңа милли проектлар эшләтеп җибәрү күңелле тәэсир калдырды! Дәүләтнең җитди ярдәме оборона сәнәгатен, сәламәтлек саклау, мәгариф, югары мәктәп һәм башка тармакларны үстерүгә юнәлдереләчәк. Чынлыкта бу безнең дәүләтнең озак вакытлы эш программасы.
Иң мөһиме - бу чаралар россиялеләрнең, балалы гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга, күп балалар үстерүгә юнәлдерелгән!