Мәҗбүри тоту урыннарында кешеләрне тоту шартлары тикшерелде

2024 елның 1 марты, җомга

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы  һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратлары хезмәткәрләре тарафыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча территориаль органнарын мәҗбүри тоту урыннарында кешеләрне тоту шартлары бергәләп тикшерелде.

Өч көн эчендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Апас, Буа, Чүпрәле һәм Тәтеш районнары,   Югары Ослан бүлекчәләрендә шартлар тикшерелде. Шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Югары Осландагы яңа бинасының вакытлыча тоту изоляторына танышу визиты ясалды.

Учреждение хезмәткәрләре белән бергә түбәндәге биналар каралды: камералар, очрашу бүлмәләре, тикшерү бүлмәләре, йөрү ишегаллары, әйберләр саклау бүлмәләре.

Үткәрелгән тикшерү Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы муниципаль районнарында Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлекләренең махсус учреждениеләрендә тотылган затларның хокуклары үтәлешен тикшереп тору буенча уртак план чараларының берсе булып тора. Уртак тикшерүләр агымдагы елда да башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International