Чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар Вәкаләтле вәкил игътибарыннан читтә калмый

2024 елның 22 марты, җомга

Чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар Вәкаләтле  вәкил игътибарыннан читтә калмый!

Минем җәмәгатьчелек ярдәмчем Гөлия Балафендиева даими рәвештә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллыдагы чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны вакытлыча тоту үзәгендә тотылган затлар янына килеп, аларның хокукларын үтәүне тикшерү, шулай ук кирәкле хокукый ярдәм күрсәтү буенча эшли. Ә бүген аның белән бергә минем Аппарат хезмәткәре дә эшкә китте.

Кабул итү үткәрелде, анда 8 кеше мөрәҗәгать итте. Кабул итүдә һәр очракка туры килгән индивидуаль киңәшләр бирелде. Килгән мөрәҗәгатьләрнең бер өлеше эшкә алынды.

Шулай ук администрация катнашында яши торган биналар каралды, чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар белән аларның тоту шартлары турында әңгәмәләр үткәрелде. Сөйләшүләрдә тоту шартларына шикаятьләр килми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International