Халыкка хокукый ярдәм көне

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

Гражданнарга түләүсез квалификацияле юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук килеп туган проблемаларны хәл итү, һичшиксез, дәүләтнең бурычы - моның өчен вәкаләтле затлар без.

Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил «Россия пенсионерлары берлеге» оешмасы белән берлектә чираттагы Хокукый ярдәм көнен уздырды.

Гражданнар пенсия, гаилә, хезмәт, торак законнары, мәҗбүри медицина иминияте һәм медицина ярдәме күрсәтү, мирас хокукы һәм милек бәхәсләре мәсьәләләре буенча профессиональ белгечләрдән консультацияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International