Гаилә елы кысаларында безнең республикада бик күп чаралар үткәрелә. Шуларның берсе-муниципаль берәмлекләрдә комплекслы кабул итүләр үткәрү. Бүген ул Аксубай муниципаль районында узды.
19 кеше безгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Алимент йөкләмәләрен үтәү, медицина персоналына социаль ярдәм чараларын арттыру, юл төзү, пенсия алды яшендәге затларга гарантия бирү буенча гражданлык хезмәте турындагы законнарга үзгәрешләр кертү мәсьәләләре яңгырады.
Барлык сорауларга аңлатмалар бирелде, кайберләре эшкә алынды.