Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре белән семинар-киңәшмә узды.
Вәкаләтле вәкил эшчәнлегендә муниципаль районнарда һәм шәһәр округларындагы аның җәмәгатьчелек ярдәмчеләренең роле зур. Узган ел нәтиҗәләре буенча докладта без моны аерым билгеләп үттек.
2023 елда алар тарафыннан 1541 мөрәҗәгать каралган, аларның иң күбе социаль тәэмин итү һәм халыкны социаль яклау, матди ярдәм күрсәтүдә ярдәм итү, медицина хезмәте күрсәтү һәм махсус хәрби операция белән бәйле мәсьәләләр категорияләренә караган.
Коллегалары алдында Татарстан Республикасы Конституция советы әгъзасы Гафаров Роман Фәһим улы чыгыш ясады, ул Татарстан Республикасы Конституция советы эшчәнлеге турында сөйләде.
Берничә йөкләмә бирелде, 2024 елга эш планы тикшерелде. Алда эш күп, ләкин кызыклы.