50 кеше гаиләне, аналарны һәм балаларны яклау темасына «Кайнар линия» телефоны аша мөрәҗәгать итте.
Чараны без Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышладык, ә гаилә елында - бу тема беркайчан да булмаганча актуаль. Безнең “кайнар линияләр” халык арасында киң ихтыяҗга ия, бу бит депутатлар, министрлык һәм ведомстволардан югары квалификацияле белгечләр белән турыдан-туры элемтә.
Халыкның социаль әһәмиятле мәсьәләләрен колачлап, "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына гражданнарның мөрәҗәгатьләрен үтәү сыйфатын тикшереп тору максатыннан республика районнарына чыгуны дәвам итәбез.
Агымдагы елның өченче кварталында Аппарат вәкиле Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкиле белән берлектә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча территориаль органнары мәҗбүри тоту урыннарында затларны тоту шартларын тикшерә.
Аппарат хезмәткәре Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы һәм Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре белән берлектә, Минзәлә районында урынга барып тикшерүдә катнашты.
Күп еллар дәвамында Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары Россия югары уку йортлары арасында алдынгы урында тора, моны республикабызда да, тулаем илдә дә төрле дәрәҗәдәге җиңүләр һәм казанышлар раслый.
Бүген Вәкаләтле вәкил Аппаратында чираттагы тапкыр гражданнарны кабул итү булды. Һәркайсының үз тарихы һәм үз проблемасы булган 9 татарстанлыны кабул иттек.
«Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасында мөрәҗәгатьләрне карау сыйфатын яхшырту максатында Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре көн саен системага керүче мөрәҗәгатьләр мониторингын үткәрә.
Муниципалитетларга мөмкин кадәр ешрак барып, «урыннарда» халыкны аеруча борчыган мәсьәләләр турында фикер алышырга тырышабыз, без бит турыдан-туры халык белән эшлибез һәм аларны нәрсә борчыганын беләбез.
Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасының Россия Федерациясенең дәүләт программаларын, федераль максатчан программаларны һәм транспорт һәм юл хуҗалыгы өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруда катнашу мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе сенаторы, РФ Федераль Җыены Федерация Советының парламент эшчәнлеген регламентлау һәм оештыру комитеты урынбасары Александр Терентьев рәислегендә 9 нчы эшче төркем утырышы узды.
Вәкаләтле вәкилнең Зәй районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Игорь Биканов аларны хезмәт итү урыннарына кадәр озата бара. Килеп җитүгә ул гаскәр частьларына барачак, командование белән танышачак, казармаларны карап чыгачак, көтелмәгән хәлләр очрагына безнең контакт мәгълүматларын калдырачак.