Татарстан төбәк белән идарә итү үзәге проект офисы утырышы

2024 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Россиядә халыкның дүрттән бер өлешен 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр тәшкил итә, Татарстанда – 1,5 млн кеше, ягъни барлык халыкның өчтән берен.

⏭ Татарстанда яшьләр сәясәте ничек төзелгән?

⏭ Яшьләргә торак һәм эшкә урнашуда ничек ярдәм итәләр?

⏭ Гаилә сәламәтлеге турында кайчан кайгырта башларга?

Татарстанда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру аспектлары, актуаль проблемалар, шулай ук аларны хәл итү юллары турында бүген Татарстан  проект офисы утырышында фикер алыштылар.

Татарстан төбәк белән идарә итү үзәгенең проект офисы утырышы барышында шулай ук яшь гаиләләргә торак ярдәме, авылда яшьләргә ярдәм итү, белем бирү оешмаларыннан һәм укучылар өчен тулай тораклардан файдалану мөмкинлеге, гаиләнең психологик сәламәтлеге һ.б. мәсьәләләр каралды. Утырыш йомгаклары буенча тармак министрлыкларына һәм ведомстволарына Татарстанда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән тәкъдимнәр эшләнде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International